Россия ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге федераль хезмәте үткәргән тикшерүләр күрсәткәнчә, чит ил ветеринария препаратларының күбесенең үз илебездә җитештерелә торган аналоглары бар. Моннан тыш, фармакология ширкәтләре җитештерүне ил эчендә үстерергә әзер.
Әйтик, бүгенге көндә терлекләрнең тилчә, түләмә, бруцеллез, котыру, дуңгыз чумасы, лептоспироз кебек авыруларына каршы баш санын вакцинацияләү бары тик үзебезнең илдә җитештерелгән иммунобиологик дару препаратлары белән генә үткәрелә.
Мәсәлән, «АВИВАК» фәнни-җитештерү оешмасы инде бүген үк ветеринария препаратларын узган ел белән чагыштырганда 10-12 процентка күбрәк җитештерә. Быелдан исә компания җитештерү күләмен 20 процентка арттырырга ниятли.
Хайваннар сәламәтлеген саклау буенча федераль үзәктә (Россельхознадзор «ВНИИЖ») бүгенге көндә 1,8 млрд доза вакцина җитештерелә, алар да егәрлекне биш тапкыр – 9 млрд дозага кадәр арттырырга планлаштыра.
Россия ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге федераль хезмәте белгечләре билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә Россия базарында чит ил вакциналарының өлеше 56,1% тәшкил итә. Бу Россия территориясендә инкубация йомыркасы һәм тәүлеклек чебиләр саткан чит ил компанияләре сәясәте белән бәйле. Аларны чит илдә җитештерелгән вакцинация курсы белән генә сатып алырга була иде.
Россельхознадзорда барлык чит ил вакциналарының да кош һәм дуңгызларның йогышлы авыруларына каршы үзебезнең аналоглары бар, дип аныкладылар. Алар бәясе буенча арзанрак һәм нәтиҗәле, чөнки авыруларның җирле штаммнарына яраклаштырылган. Россиягә песиләр һәм этләр өчен китерелә торган профилактик препарат, этләр бордетеллезына каршы вакцинадан тыш, Россия базарында аналоглары бар.
Әлегә кадәр терлекләр өчен чит ил фармпрепаратлары куллану күләме югары булса да, Россельхознадзор анализы илнең антибиотиклар, кокцидиостатиклар һәм башка препаратлар җитештерү күләменең 100 процентка кадәр алмаштырырга әзер булуын күрсәтте. Моның өчен бердәнбер шарт булып чит ил субстанцияләре һәм башка чыгым материаллары белән тәэмин итү тора.