Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Илдар Ногманов Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында катнашты.
Утырыш ТР Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев җитәкчелегендә узды. Көн тәртибендәге иң мөһим мәсьәләләрнең берсе - хайваннарны, шул исәптән хуҗасыз хайваннарга мөнәсәбәт өлкәсендә дөрес җайга салу мәсьәләсе буенча фикер алышу.