Күшәүче терлекләр чумасын булдырмау өчен ветеринария кагыйдәләре проектын әзерләделәр

2022 елның 4 марты, җомга

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында күшәүче терлекләр чумасын булдырмау өчен ветеринария кагыйдәләре проектын әзерләделәр. Документ норматив хокукый актлар проектлары порталында урнаштырылган. Проектта авыруны профилактикалау һәм диагностикалау чаралары, инфекциядән шикләнелгән чаралар һәм карантин кертүгә таләпләр бар.

Профилактика чаралары арасында дәүләт хезмәте белгечләре кабул итүчән хайваннарның кан пробаларын алырга һәм аларны тикшерү өчен аккредитацияләнгән лабораториягә җибәрергә тиеш диелгән. Бу патоген әйләнешен исбатлау өчен кирәк.

Искәртеп узабыз, Россия, ЕАЭС илләреннән беренче булып, 2020 елда Бөтендөнья хайваннар сәламәтлеген саклау оешмасы (МЭБ) тарафыннан күшәүче хайваннар чумасы буенча имин булган дәүләтләре исемлегенә кертелде.

Ветеринария кагыйдәләре, шул исәптән, авыру йоккан хайваннар яки алардан алынган продукция белән безнең илгә патоген алып кермәсен өчен кирәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International