Авыл хуҗалыгы белгечләре хайваннарны исәпкә алу һәм идентификация эшен оештыру буенча фикер алышты

2022 елның 2 марты, чәршәмбе

 

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсе делегациясе Саранск шәһәрендә төбәкара семинар-киңәшмәдә катнашты.
Семинар Россия Федерациясе субъекты территориясендә хайваннарны исәпкә алуны һәм идентификацияләүне оештыру темасына багышланган иде.

Семинар барышында ветеринария белгечләре әлеге проектны гамәлгә ашыру тәҗрибәсе белән уртаклаштылар. Семинарда катнашучылар шулай ук авыл хуҗалыгы хайваннарын исәпкә алуны һәм идентификацияләүне оештыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар, «РегАгро»системасын кертү үзенчәлекләре турында сөйләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International