Арча районында дәүләт ветеринария берләшмәсе бинасында Татарстан Республикасының атказанган ветеринария табибы Фәйзрахманов Ринат Габделхак улының якты истәлеге хөрмәтенә истәлек тактасы ачылды.
Тантаналы ачылышта ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе башлыгы Алмаз Хисаметдинов, Арча районы хакимияте башлыгы Илшат Нуриев, Ринат Фәйзрахмановның гаиләсе, республиканың дәүләт ветеринария берләшмәләре җитәкчеләре катнашты.
Ринат әфәнденең истәлеген мәңгеләштерүгә багышланган чарада аның хакында бик күп җылы сүзләр, сагыну тулы якты истәлекләр яңгырады. Исән булса Ринат Габделхак улына быел 60 яшь тулган булыр иде.