Арча муниципаль районында 23 февральдә Татарстан Республикасы дәүләт ветеринария хезмәте җитәкчеләренең Ватанны саклаучылар көненә багышланган чаңгы ярышлары узды. Чарада Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов, Арча муниципаль районы башлыгы Илшат Нуриев, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсе урынбасарлары һәм район ветеринария берләшмәләре башлыклары катнашты.
Чаңгы узышлары нәтиҗәләре буенча ярышларда җиңүчеләр түбәндәгечә:
Беренчелекне Балтач район дәүләт ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Алмаз Исрафилов яулады.
Икенче урында - Кукмара район дәүләт ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Рифат Кәримуллин;
Өченче урында - Минзәлә район дәүләт ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Артур Гафуров;
Дүртенче булып Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең хокук бүлеге башлыгы Руслан Кузюров килде.
Бишенче урын Азнакай район дәүләт ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Рөстәм Әхмәтшинга бирелде.