Алмаз Хисаметдинов ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясе утырышында катнашты

2022 елның 24 феврале, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясенең 2021 елда агросәнәгать комплексы эшләре йомгаклары һәм 2022 елга куелган бурычлар буенча киңәйтелгән утырышында катнашты. Коллегия утырышы Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узды.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышында Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Оксана Лут, Татарстан Республикасы Премьер – министры урынбасары-Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, район хакимияте башлыклары, шулай ук Татарстан Республикасы агрохолдинглары җитәкчеләре катнашты.

«Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәге территориясендә агросәнәгать комплексы казанышларының IV махсуслаштырылган күргәзмәсе – «ТатАгроЭкспо»оештырылды. Күргәзмә белән танышуны кунаклар павильоннан башладылар, анда үзебезнең һәм чит ил брендларыннан күп санда яңа җиһазлар һәм авыл хуҗалыгы техникасы тәкъдим ителгән. Бу бүлектә Татарстан Президентына туфрак эшкәртү техникасын, чәчкечләрне, сиптергечләрне, ашлык җыю һәм азык җыю комбайннарын күрсәттеләр. Рөстәм Миңнехановка «Фән һәм мәгариф» блогында Татарстанның фәнни-мәгариф учреждениеләре үз проектларын тәкъдим иттеләр.

Мәсәлән, Казан дәүләт аграр университеты вәкилләре цифрлы программа турында сөйләде. Күргәзмәдә шулай ук сыерларның тоякларын эшкәртү өчен гидравлик станоклар, мөгезле эре терлекләр өчен матрас системасын да күрергә мөмкин иде. Шулай ук биредә ашламалар, корткычлардан саклау чаралары, орлыклар һәм утырту материаллары базарының лидерлары үз продукциясенең яңа ассортиментын тәкъдим иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International