Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе һәм аның җитәкчелегендәге ветеринария учреждениеләре башлыклары катнашында киңәшмә узды. Киңәшмә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов рәислегендә үтте.
Әлеге чарада Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасарлары, бүлек башлыклары, идарәнең җаваплы белгечләре, дәүләт ветеринария учреждениеләре җитәкчеләре катнашты. Киңәшмә эше Алмаз Хисаметдинов чыгышы белән ачылды.
Киңәшмә барышында Татарстан Республикасы буенча эпизоотиягә каршы чаралар планын үтәү турында хайваннарның йогышлы авырулары һәм эпизоотиягә каршы чараларны оештыру бүлеге башлыгы Елена Ильина сөйләде. Дәвалау-профилактика чаралары бүлеге башлыгы мөгезле эре терлекләрнең баш исәбен саклау эше турында Солтан Латыйпов анализ ясады.
Республиканың ветеринария лабораторияләре эшчәнлеге үсеше турында Республика ветеринария лабораториясе директоры Айрат Гәрәев сөйләде.
Дәүләт ветеринария учреждениеләренең 2021 елда финанс-хуҗалык эшчәнлегенә анализны бухгалтерлык исәбе һәм хисаплылык, икътисадый планлаштыру һәм дәүләт заказы бүлеге башлыгы Регина Филиппова үткәрде.
Киңәшмәдә катнашучылар шулай ук Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе бүлеге мөдире Равия Шршаның керемнәре, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында, шулай ук хатынының (иренең) һәм балигъ булмаган балаларының керемнәре, мөлкәтләре һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында мәгълүмат бирү мәсьәләләре буенча чыгышын тыңладылар.
Киңәшмәгә йомгак ясап, Алмаз Хисаметдинов киләсе кварталга бурычлар билгеләде.