Мамадыш районында куркыныч хайван чирләренең республикага үтеп керүенә юл куймау буенча киңәшмә узды

2022 елның 14 феврале, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Илдар Ногманов эш визиты белән Мамадыш районында булды. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчелеге республика районнарында хайваннарның аеруча куркыныч авыруларын - тилчә һәм нодуляр дерматитның үтеп керүенә юл куймау буенча киңәшмәләр уздыра. Шулай ук республика чикләрендә ветеринария белгечләре тарафыннан Татарстан территориясенә кертелә торган терлекне үткәрү контроле дә эшли.

Бүгенге киңәшмәдә Мамадыш муниципаль районы башлыгы Анатолий Иванов, районның баш ветеринария табибы Руслан Котдусов, авыл җирлекләре башлыклары, Мамадыш районы буенча Эчке эшләр бүлеге вәкилләре, ЮХИДИ вәкилләре, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, фермерлар һәм терлек сату белән шөгыльләнүче шәхси эшмәкәрләр катнашты.

Киңәшмә барышында Оренбург өлкәсеннән һәм Казахстаннан, Самара, Саратов, Чиләбе, Волгоград, Әстерхан өлкәләреннән, шулай ук Башкортостан Республикасыннан хайваннар кертүне туктату турында хәбәр ителде. Терлекләрне кертү эшен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе белән килештерергә һәм «Меркурий» сиситемасында теркәү мәҗбүри таләп, ветеринария рөхсәте документы да рәсмиләштерергә тиеш. Авыл җирлекләре башлыкларына авылларда терлек сатучыларның эшен күзәтү, җирле халыкка хәбәр итү, шулай ук рөхсәтсез терлек сату очраклары булган очракта Эчке эшләр министрлыгына һәм ветеринария хезмәтенә хәбәр итү кушылды һәм хуҗалык кенәгәсендә терлекләр исәбен алып бару турында күрсәтмә бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International