Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Илдар Ногманов эш визиты белән Әгерҗе районында булды. Билгеле булганча, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчелеге республика районнарында хайваннарның аеруча куркыныч авырулары тилчә һәм нодуляр дерматитның республика территориясенә үтеп керүенә юл куймау буенча киңәшмәләр уздыра. Шулай ук республика чикләрендә ветеринария белгечләре Татарстан территориясенә кертелә торган терлекне контрольдә тота.
Киңәшмәдә «Әгерҗе муниципаль районы» муниципаль берәмлеге башлыгы Азат Вәлиев, районның баш ветеринария табибы Ренат Хисмәтов, авыл җирлекләре башлыклары, Әгерҗе районы буенча Эчке эшләр бүлеге вәкилләре, ЮХИДИ вәкилләре, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, терлек сату белән шөгыльләнүче фермерлар һәм шәхси эшмәкәрләр катнашты.
Киңәшмә барышында Оренбург өлкәсеннән һәм Казахстаннан, Самара, Саратов, Чиләбе, Волгоград, Әстерхан өлкәләреннән, шулай ук Башкортостан Республикасыннан хайваннар кертүне туктату турында хәбәр ителде. Терлекләрне кертү мәҗбүри рәвештә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе белән килештерергә һәм «Меркурий» системасында рәсмиләштерергә тиеш. Авыл җирлекләре башлыкларына авылларда сатып алучыларның эшен күзәтү, җирле халыкка хәбәр итү, шулай ук рөхсәтсез терлек сату фактлары турында Эчке эшләр министрлыгына һәм ветеринария хезмәтенә хәбәр итү һәм хуҗалык кенәгәсендә терлекләр исәбен алып бару турында күрсәтмәләр бирелде.