Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе хезмәткәрләре “Россия чаңгы юллары-2022» Бөтенроссия массакүләм чаңгы ярышында катнаштылар.
Баш идарәнең, Казан ветеринария берләшмәсенең һәм Республика ветеринария лабораториясенең ветеринария белгечләре, 55 тән артык кеше стартка Юдино бистәсендәге «Локомотив» стадионында чыкты.
Ярышлар дүрт мәйданчыкта оештырылды: Горки-Әмәт урман паркында, Гаврилов урамындагы Казансу елгасы буенда, Нагорный бистәсендә һәм Үзәк шәһәр стартында Юдино бистәсендәге «Локомотив» стадионында.
"Локомотив" стадионында узышлар 8:00 сәгатьтә старт алды. 2, 3 һәм 5 км дистанцияләрдә, яшь категорияләренә бәйле рәвештә, беренчеләрдән булып, «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының аерымлык билгесен алуга дәгъва кылучылар чыкты. Аннан соң ярышларга яшь катнашучылар һәм профессиональ спортчылар кушылды, алар арасында 5 һәм 10 км дистанцияләрдә иң яхшыларны ачыкларга туры киләчәк.
Ярышлар тәмамланганнан соң профессиональ спортчылар арасында төрле оешма, предприятие һәм ведомство җитәкчеләре, шулай ук ветераннар һәм мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен стартлар да булды – алар 2 км дистанцияне узды.