Бүген Теләче район дәүләт ветеринария берләшмәсендә кече буын ветеринария белгечләренә сертификатлар тапшырылды. Чарада Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин һәм Теләче район ветеринария берләшмәсе башлыгы Илгизәр Гарипов катнашты.
Ике атна эчендә кече буын ветеринария белгечләре хайван авыруларының беренче билгеләрен алдан билгеләү һәм ветеринария табибы килгәнче беренче ярдәм күрсәтү буенча өстәмә белемнәргә өйрәнделәр.
Исегезгә төшерәбез, әлеге программа агросәнәгать комплексында эшләүче белгечләргә исәпләнгән, аларның хезмәт эшчәнлеге турыдан-туры хайваннар белән бәйләнеше белән бәйле. Укулар Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе тарафыннан оештырылды һәм түбәндәге укыту курслары Балтач районында узачак.