Республика районнарында куркыныч хайван чирләрен булдырмау буенча киңәшмәләр үткәрелә

2022 елның 9 феврале, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин эш визиты белән Балтач районында булды. Биредә республика территориясенә аеруча куркыныч хайваннар чиренең үтеп керүенә юл куймау буенча киңәшмә узды. Республиканы аеруча куркыныч хайван чирләреннән саклау һәм авыру йогуны кисәтү максатын күзаллаган киңәшмәләрне ветеринария белгечләре республиканың барлык районнарында җыярга ниятли. Шунысын да искәртергә кирәк, әлеге катгый саклану режим кысаларында ветеринария белгечләре Татарстан территориясенә кертелә торган терлек күчешен аеруча нык контрольдә тота.

Киңәшмәдә районның баш ветеринария табибы, терлекләрне ташу һәм сату белән шөгыльләнүче шәхси эшмәкәрләр, терлекчелек предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.

Киңәшмә барышында халыкка Оренбург өлкәсе һәм Казахстаннан, Самара, Саратов, Чиләбе, Волгоград, Әстерхан өлкәләреннән, шулай ук Башкортостан Республикасыннан хайваннар кертүне туктату турында хәбәр итәләр.

Терлекләрне кертү мәҗбүри рәвештә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе белән килештерергә һәм «Меркурий» системасында рәсмиләштерергә тиеш. Авыл җирлекләре башлыкларына авылларда сатып алучыларның эшен күзәтеп тору турында халыкка хәбәр итү, шулай ук терлек сату фактлары турында эчке эшләр министрлыгына һәм ветеринария хезмәтенә хәбәр итү һәм хуҗалык кенәгәсендә терлекләр исәбен алып бару турында әйтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International