Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин эш визиты белән Менделеевск районында булды. Биредә республика территориясенә аеруча куркыныч авыру, тилчә үтеп керүен булдырмау буенча киңәшмә узды
Киңәшмәдә Менделеевск районының Баш ветеринария табибы, терлек ташу һәм сату белән шөгыльләнүче шәхси эшмәкәрләр, терлекчелек предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.