Ветеринария-санитария экспертларын укыту дәвам итә

2022 елның 9 феврале, чәршәмбе

 

"Казан" Агросәнәгать паркының ветеринария-санитария экспертизасы лабораториясендә ветеринария-санитария экспертларының укыту курслары дәвам итә. Алар 2022 елның 1 мартыннан РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгының «сөт һәм сөт продуктларына эшкәртү яки ваклап сату базарларында сату өчен ветеринария-санитария экспертизасы билгеләү һәм үткәрү кагыйдәләрен раслау турында»28.06.2021 ел, № 421 боерыгы үз көченә керүгә бәйле рәвештә уза.

Бүген Кама Тамагы, Буа, Кайбыч, Тәтеш, Чүпрәле, Апас, Югары Ослан районнарының ветеринария-санитария экспертизасы белгечләре укулар узды. Республиканың ветеринария-санитария экспертизасы белгечләре өчен укыту курслары Баш ветеринария идарәсе тарафыннан оештырылды. Эшне Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Илдар Ногманов алып бара.

Укуларны республика ветеринария лабораториясенең ветеринария-санитария экспертизасы бүлеге мөдире Светлана Хәмитова, Казан шәһәре дәүләт ветеринария берләшмәсенең ВСЭ бүлеге башлыгы Рысаева Валентина, шулай ук "Казан "агропромпаркы"ВСЭ лабораториясенең ветеринария экспертлары үткәрә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International