Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин эш визиты белән Алабуга районында булды. Биредә ул республика территориясенә аеруча куркыныч авыруларга юл куймау буенча киңәшмә уздырды.
Киңәшмәдә Алабуга районының Баш ветеринария табибы Евгений Мишурняев, терлек ташу һәм сату белән шөгыльләнүче шәхси эшмәкәрләр, терлекчелек предприятиеләре җитәкчеләре катнашты. Ветеринария белгечләре халыкка Оренбург өлкәсеннән һәм Казахстан Республикасыннан хайваннар кертүне тыю турында хәбәр итүләрен дәвам итәләр.