Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов рәислегендә ветеринария учреждениеләрен тикшерү нәтиҗәләре буенча киңәшмә узды.
Ревизияләр буенча фикер алышу Мөслим районының дәүләт ветеринария берләшмәсенә бару нәтиҗәләре буенча үтте. Ревизия нәтиҗәләре буенча фикер алышуда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Илдар Ногманов, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе бүлекләре башлыклары һәм Мөслим районының Баш ветеринария табибы катнашты.
Киңәшмә барышында дәүләт ветеринария учреждениеләренең финанс-хуҗалык һәм ветеринария эшчәнлеге мәсьәләләре тикшерелде.