Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә Кайбыч районында ревизия тикшерүләренә йомгак ясау буенча киңәшмә узды. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов үткәрде.
Фикер алышуда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе бүлекләре башлыклары һәм хезмәткәрләре катнашты. Киңәшмә барышында дәвалау-профилактика, кадрлар, эпизоотология һәм юридик мәсьәләләр буенча фикер алыштылар, шулай ук Кайбыч район дәүләт ветеринария берләшмәсенең финанс-хуҗалык эшчәнлеге турында фикер алыштылар.