Яр Чаллы зонасының район ветеринария берләшмәләре эшенә нәтиҗә ясалды

2022 елның 4 феврале, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә видеоконференция режимында Яр Чаллы зонасының район ветеринария берләшмәләренең эше турында киңәшмә узды. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов үткәрде.

Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин, бүлек башлыклары, район һәм шәһәр ветеринария берләшмәләре җитәкчеләре, терапевтлар һәм Чаллы шәһәре дәүләт ветеринария берләшмәләре лабораториясе мөдирләре, Әгерҗе, Актаныш, Алабуга, Менделеевск, Минзәлә, Тукай берләшмәләре җитәкчеләре катнашты.

Киңәшмәдә катнашучылар эш барышында участок ветеринария пунктларының эшенә, ветеринария лабораториясе эшчәнлегенә, ветеринария документларын рәсмиләштерү һәм хуҗалыкларда хайваннарны идентификацияләү мәсьәләләренә анализ ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International