Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдиновның бәйрәм котлавы.
Хөрмәтле ватандашлар! Сезне Халыклар бердәмлеге көне һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән ихлас йөрәктән тәбрик итәм!
Бу бәйрәмнәр безне тагын да берләштерсен, Татарстан Республикасы һәм Россия дәүләте үсеше өчен хезмәттә бердәм максатларга ирешергә ярдәм итсен иде.
Яшебез, динебез, һөнәребез һәм кызыксынуларыбыз төрле булуга карамастан, без - бер халык. Без илебез һәм республикабыз язмышы өчен барыбыз да бер үк дәрәҗәдә җаваплылык тоябыз.
Бары тик бердәм хезмәт һәм уртак тырышлык нәтиҗәсендә генә без чын мәгънәсендә цивилизацияле җәмгыять төзи алабыз. Әлеге җәмгыятьтә һәркем имин тормышта яшәү гарантиясенә, хезмәттә һәм иҗатта сәләтен, изге максатларын гамәлгә ашыру мөмкинлегенә ия булырга тиеш.