Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсенең хокук бүлеге башлыгы Руслан Кузюров «Татарстан Республикасының иң яхшы дәүләт хезмәткәре» республика конкурсында җиңде. Руслан Кузюров “Законлылыкны, халыкның һәм территорияләрнең куркынычсызлыгын тәэмин итү өлкәсендә идарә” номинациясендә дәүләт бүләге белән бүләкләнә.