Россиядә кош гриппы буенча 35 урында карантин режимы кертелде

2021 елның 25 октябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе кош гриппы вирусының Татарстан чикләренә бик якын килеп җитүе турында кисәтә. Кош гриппы авыруы чыганаклары күрше һәм чиктәш республикаларда ачыклану сәбәпле, Татарстанда вәзгыять киеренке кала.

Россиянең Ветеринария үзәге хәбәр иткәнчә, 2021 елның 17 октябре мәгълүматлары буенча Россиядә Свердловск, Оренбург, Төмән, Белгород һәм Саратов өлкәләре территориясендә кош гриппы килеп чыккан 15 урын ачыкланган. Кош гриппы буенча 35 җирдә карантин режимы кертелгән: 1 урын - Свердловск, Белгород, Ростов һәм Самара өлкәләрендә, Саратов өлкәсендә, Башкортостан Республикасында - 2шәр, Чиләбе өлкәсендә - 4, Төмән өлкәсендә - 10, Оренбург өлкәсендә - 13 авыру чыганагында чикләү кертелгән. 

Кош гриппы авыруы кошларның барлык төрләре өчен куркыныч: тавыклар, казлар, үрдәкләр, күчмә киек кошлар, каргалар, чыпчыклар, күгәрчен дә әлеге авыруга бирешүчән. Кошчылык оешмалары җитәкчеләренә һәм шәхси хуҗалыклар ияләренә кош гриппы таралуны булдырмау өчен ветеринария кагыйдәләрен үтәргә, профилактика чараларын үтәргә ккиңәш ителә.

Беренче чиратта, кош-корт асраучылар бөтен йорт кошларын ябык урыннарда тотарга тиеш, кыргый кошлар белән контакт булмасын өчен, урамга һәм сулыкларга кошларны чыгару тыела. Билгесез җитештерүчеләрдән азык һәм кош сатып алырга ярамавы турында да тагын бер кат искәртү кирәк. 

Үсеп җиткән, авырлык җыйган йорт кошларын белгечләр соңга калмыйча чалырга тәкъдим ителә. Кошлар үлгән очракта, бигрәк тә күпләп үлгәндә яки кошларда шикле симптомнар табылганда, кичекмәстән ветеринария хезмәтен чакыртырга кирәк. Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе белгечләренә ярдәм сорап 8 (800) 20-140-32 телефоны аша мөрәҗәгать итәргә була. Консультация линиясе тәүлек буе эшли.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International