Илдар Ногманов Спас районы ветеринария берләшмәсендә көзге профилактика чаралары үтәлешен тикшереп кайтты

2021 елның 21 октябре, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Илдар Ногманов Спас муниципаль районында булды. Эш сәфәре барышында ул көзге профилактик чаралар барышы белән танышты, Антонов авыл җирлегенең участок ветеринария пунктында булды.

Шулай ук Илдан Ногманов ветеринария участогы, ветеринария берләшмәсе һәм лаборатория эше белән танышты. Шулай ук ветеринария белгечләре «Планин И.А» крестьян-фермер хуҗалыгында булдылар. Монда 6 айга кадәр туган яшь терлекләрне үстерү эше белән таныштылар. Шулай ук терлекләр үрчетү өчен билгеләнгән яшь авыл хуҗалыгы терлекләрен үстерү буенча да тәкъдимнәр әйтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International