Баш ветеринария идарәсендә вакантлы вазыйфаларга конкурс узды

2021 елның 21 октябре, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә кадрлар һәм дәүләт хезмәте бүлеге консультанты һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Ветеринария куркынычсызлыгы һәм дәүләт күзәтчелегенең Чаллы территориаль бүлеге консультанты вакантлы вазыйфалар биләүгә конкурс узды. Кандидатларны үз вазыйфасына Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов рәислегендәге конкурс комиссиясе бәяләде.

Комиссия составында шулай ук ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Габделхак Мотыйгуллин, Казаан дәүләт ветеринария медицинасы академиясенең икътисад, оештыру, менеджмент һәм мәгълүмат технологияләре кафедрасы мөдире Илгиз Мадышев һәм Идарәнең бүлек башлыклары катнашты. Булачак консультантлар шәхси әңгәмә нәтиҗәләре буенча сайланачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International