Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында югары патогенлы кош гриппы буенча булган вазгыять буенча фикер алышу киңәшмәсендә катнашты. Киңәшмә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров рәислегендә узды.
Киңәшмәдә шулай ук видеоконференциия режимында районнарның дәүләт ветеринария берләшмәләре башлыклары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары, шулай ук кошчылык хуҗалыклары вәкилләре катнашты. Эш барышында 2021 елда төбәкләрдә кошларның патогенлы гриппы буенча теркәлгән имин булмаган пунктларга кагылышлы мәсьәләләр буенча фикер алыштылар. Инфекция кертүнең төп сәбәпләре аталды һәм гражданнарга шәхси хуҗалыклар хуҗаларына кош-кортны урамга һәм сулыкларга чыгармыйча тотуны тәэмин итәргә киңәш ителде.