Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Илдар Ногманов эш визиты белән Менделеевск районында булды. Эшлекле очрашу барышында ул Менделеевск районы башкарма комитеты җитәкчесе Радмир Беляев һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты, кош гриппы вирусы таралу куркынычы турында мәгълүмат җиткерү, очыш кошларының көзге миграциясе белән бәйле рәвештә.
Бу көннәрдә ветеринария белгечләре район-авыл җирлекләре территорияләрен карап тикшереп йөри. Биредә авыл җирлекләрен карап йөргәндә, сулыкларда йорт кошлары күренмәде. Тавыклары һәм казлары урамда булган шәхси хуҗалыклар хуҗаларына, күчмә кошларның көзге миграциясе чорында, йорт кошларын урамда йөртмичә, вирус белән элемтәгә кермәс өчен, ә үсеп җиткән кошларны чалып урнаштырырга кирәк, дип аңлату эшләре алып барыла.
Шулай ук Илдар Ногманов көзге профилактик һәм ветеринария чараларын уздыру барышы белән танышты. Шул нисбәттән ул районның ветеринария участок пунктлары эшчәнлеге белән танышты.