10 гыйнвар көнне Баш ветеринария идарәсенең Яр Чаллы территориаль бүлеге инспекторлары Әгерҗе районы Крынды авылы территориясендә эре мөгезле терлек ташыганнан соң транспорт чарасына дезинфекция үткәрелмәүне ачыклый. Бу – ветеринария кагыйдәләрен тупас бозу очрагы. Гаеплегә карата административ штраф каралган.
10 нчы гыйнвар көнне Баш ветеринария идаәрсенең Казан территориаль бүлеге инспекторлары елга балыгын сату вакытында ветеринария казыйдәләрен үтәмәү очрагына юлыга – ветеринар белешмә алынмаган. Гаепле административ җаваплылыкка тартылган.
Авыл хуҗалыгы министрлыгында район җитәкчеләре өчен укытулар башланды. Анда сөтчелек продукцяисен арттыру алымнары турында сүз бара. Ике көн дәвамында җитәкчеләргә теоретик һәм практик белем бирәчәкләр. Семинар эшендә Баш ветеринария идарәсе начальнигы Алмаз Хисамутдинов доклад белән чыгыш ясады. Кукмара районында район башлыкларына товар-сөтчелек фермаларының нинди дәрәҗәдә булырга тиешлеген күрсәттеләр.