Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов һәм Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Илдар Ногманов Аксубай районында эшлекле сәфәрдә булдылар.
Эш сәфәре барышында Алмаз Хисаметдинов Аксубай районы хакимияте башлыгы Камил Гилманов белән очрашты. Шулай ук рәсми кунаклар район дәүләт ветеринария берләшмәсендә, ветеринария лабораториясендә, "Аксубай Агрофирмасы" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте һәм "Аксу-Агро" ҖЧҖ терлекчелек комплексларында булдылар.
Әйтергә кирәк, делегациянең игътибарын Аксубай районының Түбән Баланды авылында урнашкан "Вега" дип исемләнгән хуҗасыз хайваннар өчен приют җәлеп итте. Ветеринария белгечләре приютның эшчәнлеге белән танышты, андагы хезмәткәрләр белән очрашу барышында приютларда хайваннарны тоту мәсьәләләре турында фикер алыштылар.