Ветеринария иминлеге белгечләре республиканың ветеринария-санитария экспертизасы бүлекләре эше турында хисап бирде

2021 елның 9 августы, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә видеоконференция режимында район ветеринария учреждениеләренең ветеринария-санитария экспертизасы бүлекләре эше турында киңәшмә узды. Киңәшмәне Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов алып барды.

Киңәшмәдә хисап белән Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсенең ветеринария иминлеге, ветеринария-санитария экспертизасы һәм дәүләт күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Эмиль Шаһимуллин һәм бүлекнең әйдәп баручы киңәшчесе Ирина Тарутина чыгыш ясады. Шулай ук Минзәлә, Менделеевск, Чистай районнарының дәүләт ветеринария берләшмәләре башлыклары һәм ветеринария-санитария экспертлары катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International