Бүген ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов рәислегендә, ревизия нәтиҗәләре буенча киңәшмә узды. Ул Буа районының дәүләт ветеринария берләшмәсе эшчәнлегенә карата оештырылган иде.
Киңәшмәдә фикер алышуда идарәнең бүлек җитәкчеләре һәм Буа районының дәүләт ветеринария берләшмәсе җитәкчесе катнашты. Биредә финанс-хуҗалык өлкәсенә кагылышлы сораулар һәм ветеринария белгечләренең эшчәнлеге турында сүз алып бардылар.