Алмаз Хисаметдинов Мөслим районының роботлаштырылган сөт җитештерү хуҗалыгы эше белән танышты

2021 елның 3 августы, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов, Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Илдар Ногманов Мөслим районында эшлекле сәфәрдә булды.

Биредә рәсми кунакларны Мөслим муниципаль районы хакимияте башлыгы Рамил Муллин каршы алды. Эшлекле очрашудан соң делегация Мөслим районы дәүләт ветеринария берләшмәсе эшчәнлеге белән танышты һәм ветеринария лабораториясен карады.

Шулай ук ветеринария белгечләре кош чалу цехы буларак эшләүче “Р.Р.Гыймаев” крестьян-фермер хуҗалыгы белән танышты һәм “Август-Мөслим” роботлаштырылган сөт җитештерү комплексында булдылар. Биредә ветеринария белгечләре мөгезле эре терлекләрне тәрбияләү һәм баш санын саклау сораулары буенча фикер алышты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International