Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов, Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Илдар Ногманов Сарман районында эшлекле сәфәрдә булды.
Эш барышында Алмаз Хисаметдинов Сарман муниципаль районы хакимияте башлыгы Фәрит Хөснуллин белән очрашты. Шулай ук рәсми кунаклар пилот проекты буенча эшләп килүче “Юлтимер” сөт җитештерү һәм терлекчелек комплексын карады. Очрашу барышында ветеринария белгечләре әлеге хуҗалыкның эшчәнлеге белән танышты, мөгезле эре яшь терлекләрне тоту мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Эшлекле сөйләшү барышында дәүләт ветеринария лабораториясе һәм участок пунктларының эшенә анализ ясалды, шулай ук ведомство карамагындагы учреждениеләргә капиталь ремонт ясау мәсьәләсе дә игътибарга алынды.