Алмаз Хисаметдинов Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясендә дәүләт имтиханын кабул итте

2021 елның 22 июне, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов, Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясендә дәүләт имтиханнарын кабул итү комиссиясе рәисе буларак катнашты. Биредә бүген ветеринария медицинасы факультетының 507 төркеме студентлары чыгарылыш квалификация эшләрен яклады. Алмаз Хисаметдинов студентларның чыгарылыш квалификация хезмәтләрен уңай бәяләде. Ул имтихан барышында квалификация эшләре темасы буенча сораулар бирде, булачак ветеринария табибларына киләчәктә эшләрен уңышлы дәвам итүләрен теләде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International