Ветеринария-санитария лабораториясендә республиканың ветеринария табиблары аттестация узды

2021 елның 21 июне, дүшәмбе

“Казан” Агросәнәгать паркы” ветеринар-санитария лаборатория базасында, республиканың ветеринария табиблары чираттагы аттестация чараларын үтте. Кагыйдә буларак, әлеге аттестация чаралары ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе тарафыннан оештырылды.

Аттестация узарга Казан шәһәре дәүләт ветеринария берләшмәсеннән, Биектау, Питрәч, Саба район дәүләт ветеринария берләшмәләреннән ветеринар-санитария экспертлары килгән иде. Аттестация кысаларында, ветеринар-санитария белгечләре хайван һәм үсемлек продуктларына ветеринария экспертизасы ясау ысуллары турында сөйләделәр, сорауларга җавап бирделәр. Теориядән имтихан тәмам булгач, “Казан” Агросәнәгать паркы”ның лабораториясендә ветсанэкспертлар практик яктан да сынау уздылар.

Аттестация узучы ветеринар-санитария белгечләренең белемен һәм пратик әзерлеген ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе һәм Республика ветеринария лабораториясе белгечләре составындагы комиссия тикшерде.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International