Баш ветеринария идарәсе җитәкчелеге Бөек Җиңү көне белән тыл хезмәтчәннәрен, сугыш чоры балаларын, ветеринария хезмәте ветераннарын котлады

2021 елның 4 мае, сишәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчелеге Бөек Җиңү көне белән тыл хезмәтчәннәрен һәм сугыш чоры балаларын, шулай ук ветеринария өлкәсендә эшләгән ветераннарның хатыннарын өйләренә барып котлады. Бүләк итеп алар азык-төлек җыелмалары алдылар.

Бу көнне Җиңү өчен зур өлеш керткән һәм сугыш еллары шаһите булган Лисенкова Анна Никифоровна, Камалова Софья Идиат кызы, Нигъмәтуллин Миннебай Гыйният улы, Быстрова Елена Федор кызы, Хәбибуллина Замилә Насыйбулла кызы, Борһанов Энгель Гаяз улына рәхмәт сүзләре әйтелде.

Ветераннар безгә тыныч күк һәм тыныч тормыш бүләк иттеләр. Алар Ватан өчен сугышта һәм тылда көрәштеләр, һәм бу дәһшәтле һәм канлы сугышта җиңү яуладылар. Без бу вакыйгаларны Ватан тарихыннан хәтерлибез, ә кемдер аларны үз хәтерендә бүгенге көнгә кадәр саклый.

Тарихның үзе булган, сугыш елларын үз күзләре белән күргән кешеләр аз калды, 9 Май бәйрәмендә безнең зур илебезнең барлык халкы да ветераннар алдында баш ия, чәчәкләр алып, рәхмәт сүзләрен җиткерәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International