Алмаз Хисаметдинов Апас зонасына кергән районнарның ветеринария берләшмәләре җитәкчеләрен киңәшмәгә җыйды

2021 елның 29 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов Апас зонасына кергән районнарның ветеринария берләшмәләре җитәкчеләрен киңәшмәгә җыйды.

Киңәшмәдә шулай ук Баш ветеринария идарәсенең бүлек җитәкчеләре, район ветеринария берләшмәләре башлыклары, эпизоотологлар, терапевтлар һәм Буа, Чүпрәле, Апас, Кайбыч, Кама Тамагы, Тәтеш, Яшел Үзән, Югары Ослан районнарының дәүләт ветеринария берләшмәләре җитәкчеләре, лаборатория мөдирләре катнашты.

Гадәттәгечә, утырыш барышында участок ветеринария пунктлары эшенә, ветеринария лабораторияләре эшенә тирәнтен анализ ясалды. Шулай ук эпизоотиягә каршы чараларның үтәлеше һәм мөгезле эре терлекне идентификацияләү эше турында хисап тотылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International