Казанда 2020 елның көз-кыш айларында башкаланың Киров һәм Мәскәү районнарында авыл хуҗалыгы ярминкәләрен оештыручыларга тантаналы төстә рәхмәт хатлары тапшырдылар. Алар арасында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе дә бар.
Казан шәһәренең Мәскәү һәм Киров районнары хакимияте башлыгы Сергей Миронов Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдиновка, ТР “Республика ветеринария лабораториясе” дәүләт бюджет оешмасы директоры Айрат Гәрәевкә рәсми рәвештә рәхмәт белдерде.
Казанның “Московский” мәдәни үзәгендә узган тантанада Баш ветеринария идарәсе ветеринария инспекциясенең Казан территориясе бүлеге җитәкчесе Ленар Хәйретдинов һәм “Республика ветеринария лабораториясе” дәүләт бюджет оешмасы директоры урынбасары Данил Нуриев катнашты. Аларга Сергей Миронов рәхмәт хатлары тапшырды.
Киров һәм Мәскәү районнары хакимияте башлыгы Сергей Миронов сүзләренчә, бүгенге көндә дә авыл хуҗалыгы ярминкәләренең халык өчен әһәмияте зур. Чөнки биредә республиканың авыл хуҗалыгы җитештерүчеләреннән китерелгән азык-төлек югары сыйфатлы, күптөрле һәм сайлау мөмкинлеге зур. Ярминкәләрнең югары дәрәҗәдә оештырылган булуын һәм азык-төлек сайлауда зур мөмкинлек тудырылуын шәһәр халкы да уңай бәяләгән.