Алмаз Хисаметдинов Алабуга районында узган ТР биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты коллегиясе утырышында чыгыш ясады  

2021 елның 5 марты, җомга

Бүген республиканың Алабуга районында Татарстан Республикасының биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты коллегиясе утырышы узды. Әлеге вакыйгада ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин да катнашты. Утырышта комитетның 2020 елдагы эшчәнлегенә нәтиҗәләр ясалды һәм 2021 елга бурычлар билгеләнде.

Киңәшмәдә ТР Министрлар кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов бүгенге көндә борчыган мәсьәләләр, төгәлрәк әйткәндә, республикада соңгы вакытта хайваннар арасында таралган авырулар турында чыгыш ясады.  

Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе сүзләренчә, 2016 елдан бирле ТР биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты белән берлектә Баш ветеринария идарәсе зур эш алып бара. Алмаз Хисаметдинов хайваннарда була торган котыру авыруына каршы алып барылган көрәш турында, кыргый хайваннарда азык аша масскакүләм вакцинация ясау, хайваннар санын җайда тоту эшләре хакында хисап тотты. Алты ел дәвамында котыру авыруы теркәлү 9 тапкыр кимегән һәм 2020 елда нибары 37 очракта котыру авыруы табылган.

Доклад барышында Африка дуңгыз чумасы авыруы буенча республикадагы вәзгыять турында да әйтелде. Татарстанда бүгенге көнгә чир йогуның алты очрагы теркәлгән. Алабуга, Әлмәт, Зәй районнарында 4 очракта Африка дуңгыз чумасы чире табылган. Зәй һәм Әлмәт районнарында кыргый кабан дуңгызларында тагын ике очрак булу сәбәпле, авыру йогу куркынычы янаган 100 километрлы зона киңәйгән. Хәзер бу зонага Алексеевск, Теләче һәм Ютазы районнары да керә.

Татарстанның баш ветеринар инспекторы хәбәр итүенчә, көн саен районнарда кыргый кабаннарны аткач, анализга материал җибәрелә, ветеринария лабораторияләре әлеге чирне тикшерү өстендә тәүлек буе эшли.

Әйтергә кирәк, кош гриппы чире дә республиканы аяп узмады. “Инфекция таралуга каршы бу өлкәдә дә ветеринария идарәсе тарафыннан күптөрле чаралар күрелә. Төп максат – кош үрчетүче эре предприятиеларны саклау”, - дип җиткерде Алмаз Хисаметдинов.

Хайваннар өчен дә, кешеләр өчен дә куркыныч булган трихинеллез, кискен хроник инвазион чир турында да хәбәр ителде. Әлеге чир кешеләргә дә, хайваннарга да авыру хайван итен ашаудан йога. Иттә булган авыру личинкалары организмда үрчи.  

Чыгышына нәтиҗә ясап, Алмаз Хисаметдинов әлеге катлаулы чирләрне булдырмый калу, көрәшү бары тик уртак хезмәттәшлек ярдәмендә генә гамәлгә ашырыла ала, дип җиткерде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International