Бүген, 4 март көнне Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә Алексеевск зонасына кергән районнарның ветеринария берләшмәләре эшенә багышланган чираттагы киңәшмә узды. Кагыйдә буларак, киңәшмәне ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов үткәрде.
Киңәшмәдә шулай ук Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасарлары, бүлек җитәкчеләре, район ветеринария берләшмәләре башлыклары, эпизоотолог, терапевт һәм Аксубай, Алексеевск, Әлки, Яңа Чишмә, Нурлат, Балык Бистәсе, Спасс, Чистай районнарының дәүләт ветеринария берләшмәләре җитәкчеләре, лаборатория мөдирләре катнашты.
Гадәттәгечә, утырыш барышында участок ветеринария пунктлары эшенә, эпизоотиягә каршы чаралар үтәлешенә, ветеринария лабораторияләре эшенә тирәнтен анализ ясалды. Шулай ук эпизоотиягә каршы чараларның инструкция буенча үтәлү зарурлыгы турында әйтелде.