2 март көнне Мамадыш районында тантаналы төстә килешү төзү чарасы узачак

2021 елның 1 марты, дүшәмбе

2 март көнне Мамадыш муниципаль районында республиканың авыл хуҗалыгы өлкәсе өчен зур әһәмияткә ия булган ике оешмасы арасында тантаналы рәвештә килешү төзеләчәк.

Килешү “Н.Э. Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе” федераль дәүләт бюджет югары белем бирү учреждениесы һәм “Азык-төлек программасы агросәнәгать ширкәте” ачык акционерлык җәмгыяте арасында имзаланыр дип көтелә.

Очрашуда Татарстан Республикасы Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов, КДВМА ректоры Рөстәм Равилов һәм “Азык-төлек программасы агросәнәгать ширкәте” ачык акционерлык җәмгыяте җитәкчесе Рифат Мотыйгуллин катнашачак.

Әлеге килешү нигезендә “Азык-төлек программасы агросәнәгать ширкәте” ачык акционерлык җәмгыяте базасында студентларның практик яктан әзерлек дәресләре узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International