Бүген, 26 февральдә ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов Яшел Үзән районында эшлекле сәфәрдә булды. Эшлекле комиссия составында шулай ук ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов һәм ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Дәүләт баш терлекчелек һәм нәселле терлек үрчетү авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Ришат Зарипов та бар иде.
Комиссия тарафыннан Яшел Үзән районының терлек үрчетү комплекслары эшчәнлеге тикшерелде. Төгәлрәк әйткәндә, белгечләр “Кызыл Шәрык” агрохолдингына кергән Олы Ачасыр авылындагы «Племенное дело Заволжья» нәселле терлек үрчетү предприятиесы, «Молвино», «Вахитова» һәм «Азеелева» терлекчелек хуҗалыкларын карадылар.
Очрашу барышында комиссия әгъзалары сыерларны лейкоз авыруы йогудан саклау, яңа туган бозауларны саклап калу һәм үстерү, хуҗалыкларга заманча технологияләр кертү, терлекләрне идентификацияләү, ягъни мәгълүматны цифрлаштыру эше турында һәм терлек үрчетү эшендә алдынгы карашлар турында фикер алыштылар.