Теләче районы ветеринария берләшмәсендә терлек азыгы сыйфатын тикшерү лабораториясе ачылды

2021 елның 24 феврале, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов эшлекле сәфәр белән Теләче районында булды. Биредә ул Теләче районы дәүләт ветеринария берләшмәсенең төзекләндергән бинасы һәм терлек азыгы сыйфатын тикшерү буенча яңа лаборатория ачылышында катнашты.

Тантанада шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, Теләче муниципаль районы хакимияте башлыгы Нәҗип Хазипов, Теләче районы дәүләт ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Илгизәр Гарипов һәм башка дәрәҗәле кунаклар катнашты.

Делегация вәкилләре төзекләндерелгән бинаны карады, яңа лабораториядә эш шартлары белән танышты һәм коллективка эшләрендә уңышлар теләде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International