Баш ветеринария идарәсендә Саба зонасы ветеринария берләшмәләре эшенә багышланган киңәшмә узды

2021 елның 20 феврале, шимбә

Бүген, 20 февральдә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә Саба зонасына кергән районнарның ветеринария берләшмәләре эшенә багышланган чираттагы киңәшмә узды. Гадәттәгечә, киңәшмәне ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов алып барды.

Киңәшмәдә шулай ук Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасарлары, бүлек җитәкчеләре, район ветеринария берләшмәләре башлыклары, эпизоотолог, терапевт һәм Арча, Әтнә, Балтач, Кукмара, Теләче, Саба, Биектау, Питрәч, Мамадыш, Лаеш районнарының ветеринария лабораторияләре мөдирләре катнашты.

Утырыш барышында участок ветеринария пунктлары эшенә, эпизоотиягә каршы чаралар барышына, ветеринария лабораторияләре эшенә тирәнтен анализ ясалды. Аеруча зур игътибар эпизоотиягә каршы чараларның инструкция буенча үтәлү зарурлыгына басым ясалды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International