Бүген, 29 гыйнварда, «Яр Чаллы шәһәре дәүләт ветеринария берләшмәсе» ДБУда Чаллы территориаль зонасы районнары катнашында семинар-киңәшмә үткәрелде. Чарада ветеринария берләшмәләре башлыклары, эпизоотиягә каршы эш һәм дәвалау-профилактика эшләре буенча башлык урынбасарлары катнашты. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары И.Н. Ногуманов алып барды. Киңәшмә барышында: - эпизоотиягә каршы язгы чаралар үткәрү буенча бурычлар куелды. шулай ук авыру хайваннарга диагностика һәм диагноз кую мәсьәләләре каралды. - эпизоотиягә каршы чаралар планын үтәү буенча декабрь һәм 2020 ел өчен ветеринария берләшмәләренең эшенә анализ ясалды. - районнарның барлык хуҗалыкларында 0-6 айга кадәр сәламәт яшь терлек үстерү һәм яшь терлекләрнең баш санын арттыру буенча анализ ясалды һәм бурычлар куелды.