Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә дуңгызларда африка чумасы таралуны булдырмау буенча үткәрелгән чаралар турында сөйләделәр

2020 елның 30 декабре, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә республика территориясенә дуңгызларда африка чумасы үтеп керүне булдырмау һәм аның таралуын булдырмау буенча республика штабы утырышы булды.

Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров үткәрде.

30 декабрьгә булган мәгълүматларга караганда, Алабуга районында кабаннар мәетләренең яңа очрагы ачыкланмаган. Бу районда чыганакка карантин кертү турында Президент указына кул куелды. Даими мониторинг оештырылган.

29 декабрь көнне ВНИИЗЖ Зәй районы аучылык хуҗалыкларында атылган кабан дуңгызлары буенча африка чумасына диагноз куелды. Зәй районында чыганакларга карантин кертү буенча документлар имзаланды.

Бүгенге көндә Зәй районында терлекләрнең баш санын алу буенча чаралар төгәлләнде. Мәсәлән, Нератовка авылында 9 баш терлек хуҗасыннан алынган. Калган торак пунктлар буенча дуңгызлар табылмады.

«Республика ветеринария лабораториясе эше тәүлек әйләнәсе оештырылган. 27 декабрьдән 29 декабрьгә кадәр барлыгы тикшерүгә атылган кыргый кабаннардан 314 проба алынган. Барысының да нәтиҗәсе тискәре. Аксубай районыннан Кабан мәетеннән бер проба алынган. Нәтиҗә шулай ук тискәре. Бәйрәм көннәрендә ветеринария лабораториясе эше тәүлек әйләнәсе оештырылган", - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов.

Белешмә өчен:
Кыргый кабаннар арасында инфекция таралу күрше төбәкләр территориясендә дә дәвам итә. 22-28 декабрьдә Самара өлкәсендә тагын 3 учак ачыкланган. Кичә Чуваш Республикасының Красночетай районы аучылык җир-суларында кыргый кабан дуңгызлары арасында учак табу турында хәбәр килде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International