Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе дәүләт ветеринария инспекциясенең Әлмәт территориаль бүлеге башлыгы Азнакай муниципаль районы Татар Шуганы авыл җирлеге гражданнар җыенында катнашты.
Чара барышында халыкка 2018 елның 27 декабрендәге 498-ФЗ номерлы «Хайваннар белән җаваплы эш итү һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» Федераль закон таләпләре аңлатылды.
Өстәмә рәвештә гражданнарга йорт хайваннарының аеруча куркыныч йогышлы авыруларын профилактикалау буенча киңәшләр бирелде. Хуҗасыз хайваннар белән эш итү буенча эшчәнлекне тормышка ашырганда чаралар оештыру буенча сорауларга аңлатмалар һәм җаваплар бирелде.