Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең Түбән Кама территориаль бүлеге хезмәткәрләре Мөслим авылында узган гражданнар җыенында катнаштылар.
Үткәрү барышында авыл халкына "хайваннар белән җаваплы эш итү һәм Россия Федерациясенең 2018 елның 27 декабрендәге 498-ФЗ номерлы аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында" Федераль закон таләпләре аңлатылды.
Өстәмә рәвештә гражданнарга йорт хайваннарының аеруча куркыныч йогышлы авыруларын профилактикалау буенча киңәшләр бирелде. Хуҗасыз хайваннар белән эш итү буенча эшчәнлекне тормышка ашырганда чаралар оештыру буенча сорауларга аңлатмалар һәм җаваплар бирелде.