Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов «Теләкләр чыршысы» акциясендә катнашты

2020 елның 28 декабре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов «Теләкләр чыршысы» яңа ел акциясендә катнашты.

Алмаз Хисаметдинов чыршыдан открытка алды, анда Дарья Калмыкова исемле кыз үзенең хыялын язган булган. Кыз бизидом турында хыялланган.

Баланың хыялы тормышка ашты. Яр Чаллы шәһәре дәүләт ветеринария берләшмәсе башлыгы вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Гомәров бүләкне Дарьяның үзенә тапшырды.

Ирекле акция Татарстанда яңа елга кадәр барачак. Анда катнашырга һәм кемнедер бәхетлерәк итәргә мөмкин.

Акцияне Россия Президенты Владимир Путин һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хуплады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International