Биектау муниципаль районының "Элита" предприятиесендә агымдагы елның 11 аена терлекчелек тармакларын үстерү йомгаклары буенча киңәшмә узды

2020 елның 22 декабре, сишәмбе

Биектау районының "Элита" предприятиесендә агымдагы елның 11 аенна терлекчелек тармакларын үстерү йомгаклары буенча киңәшмә узды.

Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эше буенча Баш дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Ришат Зарипов, «Элита» ГПП АҖ җитәкчесе Фәннур Зарипов, шулай ук РДВБ һәм авыл хуҗалыгы идарәләре башлыклары катнашты.

Ветеринария өлкәсендәге эш йомгаклары һәм эшчәнлекнең төп юнәлешләре турында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов сөйләде.

"11 ай эчендә республика территориясенә ветеринария документлары буенча 5 млн.баштан артык терлек һәм кош-корт кертелгән. Куллану максаты белән кертелә торган терлекләргә карантин чаралар мәҗбүри рәвештә узарга тиеш. Алар тәмамланганчы аны гомуми көтүгә кертергә ярамый. Чөнки карантинлы чаралар үткәргәндә Хайваннарда йогышлы авырулар ачыкланырга мөмкин. Хайваннар авыруларының таралуын булдырмау, шулай ук чыганакларны һәм аларны тарату юлларын ачыклау механизмнарының берсе булып хайваннарның электрон исәпкә алу тора», - дип билгеләп үтте ул.

Белешмә өчен:

Агымдагы елда үткәрелгән:

- 6 млн. нан артык биологик материал тикшеренүләре;

- йогышлы авыруларны профилактикалау өчен 45 млн. баш эшкәрткеч;

- барлык төр хайваннарның паразитларына каршы 50 миллионнан артык эшкәртү.

- авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге 16 мең бинага дезинфекция үткәрелгән – бу 45 млн кв.метрдан артык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International