Татарстанның Алабуга районында дуңгызларда африка чумасы очраклары расланды. Бу хакта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин хәбәр итте.
"Шимбә көнне Алабуга районында кабаннарның үлү очрагы булды. Пробалар алынды, лаборатория дуңгызларның африка чумасын күрсәтте», — дип белдерде Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин.
Кабаннарның мәетләре яндырылган, урыны дезинфекцияләнгән.
Ветеринария кагыйдәләре нигезендә, АЧС чыганакларын бетерү буенча эпизоотик чыганакның беренче зонасында дуңгызлар һәм дуңгызчылык продукциясе алына һәм читләштерү үткәрелә. Әлеге чаралар инфекциянең алга таба таралуын булдырмау максатыннан оештырыла.
Читләштерү хайваннарның тере авырлыгы һәм продукция авырлыгы нигезендә алынган вакытка базар бәясеннән компенсацияләнәчәк.